Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Динем милләтне саклый" бәйгесе ("Йолалар - милләт мирасы" проекты кысаларында)

Динем милләтне саклый: Ләйлә Кәлимуллина эше

Ләйлә Кәлимуллина, Юлбат төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.

2022 нче елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 елы тулды. Шул исәптән,күп кенә җирләрдә  матур чаралар үтте.

Россия Федерациясе – күпмилләтле дәүләт. Шулай ук диннәрнең төрлелеге дә бар: ислам,христиан һәм буддизм.

Дин сүзен ишеткәч,минем күз алдына  Аллаһ Тәгалә тарафыннан кешеләргә пәйгамбәрләр аша җибәрелгән тыюлар һәм боерыклар килеп баса.Ислам динен пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәс сәлләм аркылы бөтен кешелеккә җиткерсен өчен җибәрелгән.

Минем милләтем – татар,ә динем исә – мөселман.Саф татар телендә,туган телемдә аралашу миңа бик ошый.Минем фикеремчә,милләтне сакларга,аны алга таба яшәтүдә динебез бик мөһим роль уйный.Гореф-гадәтләрне,йолаларны саклап калган очракта гына без телебезнең киләчәге якты буласына ышаначакбыз.

Белгәнебезчә,динебезне саклау өчен күп кенә чаралар уза.Безнең Йосыф-Алан авылында да, хәзрәтебез тарафыннан, җәйге каникул вакытларында дини лагерьлар үткәрелә. Лагерьда безгә кызыклы дини уеннар,сүрәләр өйрәнү,хәрефләр тану ярдәмендә ислам диненә хөрмәт һәм ярату хисе уяталар.Мин әле дә кайбер догаларны хәтерлим. Шулай ук,көн саен моңлы азан тавышы авылыбыз өстендә яңгырый.

Минем динем – ислам.Мөселман булуым,мөселман кануннары буенча яши алуыма мин бик шатмын һәм рәхмәтлемен. Динебезне саклаган очракта гына,без милләтебезнең  якты киләчәге өчен тыныч була алабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев