Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Динем милләтне саклый" бәйгесе ("Йолалар - милләт мирасы" проекты кысаларында)

Динем милләтне саклый: Лиана Тимергалиева эше

Лиана Тимергалиева, Саба урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.

 Туган як – һәркем өчен кадерле, изге ул. Минем туган ягым - Байлар Сабасы- иң зур һәм иң матур якларның берседер. Искиткеч гүзәл табигате, киң асфальт урамнары, төзек, мәһабәт йортлары, милли үзаңлы, һөнәрле, тырыш, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче халкы булуы белән күп яклардан аерылып торадыр ул. Мин үзем шундый якта, хезмәт сөючән халкым арасында яшәвем белән бәхетле. Һәм борынгы бабаларыбыздан мирас булып калган байлык- ул гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны бүгенге көнгә кадәр саклап калу- районым кешеләренең милли тәрбиялелеген күрсәтә. Шуңа да мин бик горурланам һәм милли йолаларыбыз тарихы белән бик кызысынам.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, Сабантуйларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак, аңлырак итүгә омтылыш көчәя. Милли рухыбыз, шөкер, сүнеп бетмәгән әле. Әгәр халык бәйрәмнәре юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Бәйрәмнәр зәгыйфләнә икән – халыкның мәдәнияте, яшәеше зәгыйфләнә дигән сүз. Данлыклы Саба төбәгендә исә мәдәниятне үстерүгә, милли байлыкларыбызны саклап калу өчен зур тырышлык куела. Мәсәлән, безнең районыбызда елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән Нәүрүз, Сабантуе, йомырка җыю, каз өмәләре, бирнә җыю кебек йолалары ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр. Сабам халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә олылап үткәрә. Аларның иң зурлары: Зур Ифтар, Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәре.

Гает көнендә әнием коймак пешерә, Корбан бәйрәмендә сарык чалабыз. Аннары күршеләргә, туганнарыбызга, авыр хәлле мохтаҗларга өлеш чыгарабыз. Шулай итеп, мине әти-әнием олыларны хөрмәт итәргә, чиста-пөхтә булырга өйрәтә.

Әйе, динем – ислам, милләтем- татар булу белән чиксез горур мин! Кешене гомер буе милләте, дине, теле яшәтә. Шуңа күрә кеше, туганнан алып, шуларны саклап яшәргә, буыннан-буынга калдырырга тырыша да.
Милләтсез халыкның киләчәге юк. Һәр милләт үзенчә матур. Шул матурлыкны күрә, саклый белергә генә кирәк.

Без, балаларның, дингә тартылуы туган ояларыннан башланадыр, минемчә. Мәчет-мәдрәсәләрдә күргән-ишеткәннәр генә аз, әти-әнинең дә ярдәме, үрнәге кирәк. Намазга мине әтием өйрәтте. Ул — бик дини кеше. Кечерәк чагымда иртән уята да, яныма басып, пышылдап кына намазын укый. Мин, әле яхшылап уянып бетмәгән килеш, йоклар-йокламас, аны тыңлап ятам. Шулай, ун яшемнән иртәнге намазларны укый башладым. Мәктәп баласы булганга, калганнарына вакыт җитми әлегә. Әмма иртәнге- кичкеләрен көн саен укыйм. «Иртәнге намаз — ул фәрештәләр алмашына, ризык тарала торган вакыт. Аны калдырырга ярамый», — дия әтием.

Шулай итеп, миңа дини орлыклар салганы өчен, гыйбадәт кылырга өйрәткәне өчен дә мин әтиемә рәхмәтлемен. Намаз укуым турында язу бераз уңайсызрак, намаз уку – һәр мөселман кешесенең фарыз гамәле бит. Без аны Аллаһыбыз ризалыгы өчен укыйбыз, ә кемгәдер күрсәтер өчен түгел. Авыр чакта, кыен булганда, күңел тулганда, белгәннәремне укыйм, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйм һәм, чыннан да, Илаһи зат мине ишетә, миңа ярдәм итә. Аллаһы Тәгаләнең яклавын-саклавын тоям. Намаз укыгач, рәхәтләнеп китәм, җиңеллек килә. Ә Аллаһының барлыгына һәм берлегенә мин кечкенәдән ышандым.

Шөкер, районыбызда мәчетләр саны да арта бара. Һәм бу бик күркәм күренеш. Бүгенге көндә саный китсәң 60 лап мәчет бар. Мәчетләр ачылып, эшләп тора, җомга намазларына йөрүчеләр саны арта бара.

Әлһамдулиллаһ, соңгы елларны күп кенә татар яшьләре дә күңелләренә Аллаһ Тәгалә салган ноктаны табып, мәчеткә юнәләләр. Нинди генә кызу, озын көннәр булмасын, ураза тотучылар саны артып бара. Халкыбызның иманга кайтуына, динне хөрмәт итеп яшәүләренә сөенәм мин.

Телнең, милләтнең, диннең киләчәге без, яшьләр, кулында. Үсеп килүче буын татар телендә сөйләшеп, дин кануннары буенча тәрбияләнергә тиеш. Телеңне, гореф- гадәтләреңне, динеңне саклап байлыкта, муллыкта, иркенлектә  яшә, милләтем. Син моңа лаек! Милләт яшәсә, милли мәдәният тә яшәр, яшьләр дә тәрбияле булыр!

Мәкаләме тәмамлап, дөньялар тыныч булсын, һәр бала әти-әни назына төренеп яшәсен, авырулар савыксын, тормыштан канәгать булып яшәргә язсын иде дип телим! Амин!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев