Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Динем милләтне саклый" бәйгесе ("Йолалар - милләт мирасы" проекты кысаларында)

Динем милләтне саклый: Илүсә Файзриева эше

Илүсә Файзриева, Юлбат төп мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.

2022 ел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүенең 1100 елы тулуы белән дә истәлекле.Белгәнебезчә,дәүләтебез – күпмилләтле.Дин ягына килсәк,Россия Федерациясендә ислам,христиан һәм буддизмнар яшәп килә.Хәзерге вакытта Русиядә яшәүче дини халыклар арасында мөселманнар икенче урынны билиләр.Мөселман оешмалары үзләренең эшчәнлекләрен төрле өлкәләрдә гамәлгә ашыралар.

Россия – күпмилләтле дәүләт,шуңа күрә диннең төрлелеге дә бар.Алар:ислам,христиан,буддизм.

Минем динем – ислам.Шушы диндә булуым һәм саф ттар телендә аралаша алуым белән мин бик горурланам. Милләтебез дин белән бик тыгыз бәйләнештә тора. Татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары аша без милләтебез,ә моңлы азан тавышы,ислам дине нигезләре ашабез динебез турында күбрәк беләбез Аны саклау,алдагы буыннарга тапшыру безнең төп бурычларыбызның берсе.Динебез,милләтебез алга таба да яшәячәк.Без моның өчен тырышачакбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев