Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Динем милләтне саклый" бәйгесе ("Йолалар - милләт мирасы" проекты кысаларында)

Ислам-әби-бабаларыбыз мирасы: Әминә Рәхмәтуллина эше

Әминә Рәхмәтуллина, Тимершык урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.

      Лә иләһә илләллах Мухәммәдәр рәсулүллах.Аллахтан башка иләһ юк. Мухәммәд аның илчесе һәм пәйгәмбәре.Нинди олуг мәгънәгә ия бу сүзләр. Бу сүзләрне әйтеп адәм баласы үзенең бары тик Аллахка гына инануын, аңа гына гыйбадәт кылуына шаһитлек китерә. Адәм баласы бу җиргә болай гына килмәгән. Аллах җирне, андагы тереклекне һәм кешеләрне яралткан. Алар үзләре теләгәнчә яшәсеннәр өчен, рәхәтен күрсеннәр өчен һәм шулай ук үзләрен юктан бар кылган Раббысына гыйбәдәт кылсыннар өчен.

      Динебезне кешеләргә дөрес һәм камил рәвештә җиткерер өчен Ул бик куп пәйгамбәрләр җибәрә. Алар аша Ул динебезнең барлык якларын ачык аңлатып бирә. Соңгы пәйгамбәребез Мөхәммәд Аллахның аңа сәламе һәм салаваты булсын, аша ул безнең динебезне камил рәвештә җиткерә. Изге китап Коръәнне дә Ул аңа иңдерә.

      Татар халкы ислам динен тотучы иң зур милләт дип уйлыйм мин. 922 нче елда Болгар шәһәрендә төп дин дип Ислам дине кабул ителә. Шушы елдан башлап ислам дине татар милләтендә киң колач җәя.

     Әби-бабайларыбызга бик зур сынаулар аша үтергә туры килә. Аларның ныклы иманнары динебезне шушы көнгә кадәр яклап, саклап китереп җиткергәндер дә инде.

     Тарих битләренә күз салсак, нинди генә авыр заманнар килмәгән бит аларга. Сугыш дисеңме, ачлык дисеңме, чирләр дисеңме... Менә шул сынауларны алар Аллахка ышанып, аннан гына ярдәм сорап җиңеп чыкканнардыр дим мин.

     Гөреф-гадәтләребезне дә әби-бабаларыбыз безгә, киләчәк буынга, матур итеп саклап килгәннәр. Алай булмаса ураза, Корбан гаитләре безнең көннәргә килеп җитә алмаган булыр иде.

     Ислам дине дигәч минем күз алдыма ак яулыклы, гәүрәтләре капланган, чиста-пөхтә киенгән кешеләр күз алдыма килә. Әйе,чисталык исламда бик зур роль уйный. "Чисталык-иманның яртысы"-дигән хәдис тә бар бит. Аллах каршына басып намаз укыр өчен дә чиста булу, тәхәрәтле булу төп шарт булып тора. Тәхәрәтле кешедән нур балкып торган кебек бит ул.

      Мәчетләр-Аллахның йортлары. Анда бару, димәк Аллахка кунакка бару дигән сүз. Шулай булгач, анда да чистарынып, тәхәрәтләнеп барырга кирәк.

    Минем туган авылым уртасны зур, матур Аллах йорты урнашкан. Ул мәчет 1996 нчы елдан бирле эшләп килә. Ул вакытларда анда имам булып Касыйм бабай билгеләнә. Ул вафат булганнан соң Дамир хәзрәт әлеге вазыйфаны башкара. Әлхәмдүлилләх авылыбызда биш вакыт намазга азан яңгырый. Җомга намазларында ир затлары мәчеткә ашыга. Корбан, Ураза гаитләрендә дә мәчетебез гөрләп тора.

    Мәчетебез гел шулай гөрләп торсын иде. Азаннар яңгырап торсын. Ислам дине үссен. Илләребез тыныч булсын, күкләребез аяз булсын.

    Бу дөнъяга ни өчен килгәнебезне аңлап, Аллахка гыйбәдәт кылып, аның ризалыгына ирешергә язсын иде дип дога кылам мин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев