Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Динем милләтне саклый" бәйгесе ("Йолалар - милләт мирасы" проекты кысаларында)

Ислам дине - бәхет дине: Галиуллина Сөмбел эше

Галиуллина Сөмбел Ирек кызы, “Үсеш” Шәмәрдән лицееның 8В сыйныфы укучысы.

Татар милләте - кешелек тарихында тирән эз калдырган халык. Аның гаҗәеп гыйбрәтле бай тарихы, дистә гасырларга сузылган кыйммәтле мәдәнияте, күркәм гореф- гадәтләре бар. Милләтемнең иң зур байлыгы- дин.

Безнең динебез – ислам дине. Ислам – гарәп телендә буйсынучан, күндәм дигән сүз. Шул ук вакытта Коръәннең күп кенә аятьләрендә ул сафлык, тазалык, хаклык мәгънәсендә кулланыла. Бу дин Гарәбстан ярымутравында безнең эраның 610 нчы елларында барлыкка килә.    Ислам дине – иң югары дәрәҗәдә акыл һәм белем дине, әхлак дине, тынычлык һәм камиллек дине. Ислам кешеләрне мәрхәмәтле, гадел, намуслы, сабыр булырга өйрәтә, теленә, милләтенә, тән төсенә, байлыгына карамастан, бер – берсен хөрмәт итәргә чакыра. Барлык мөселманнар да Аллаһы каршында тигез.

Шиһабетдин Мәрҗани дә “Диндә өч әйбер юк, әмма алар аны саклый: тел, милли кием, гореф-гадәт“ дигән. Бу бик дөрес сүзләр. Татар телен, милли киемне, милли гадәтләребезне без  ислам дине аша өйрәнәбез, саклыйбыз.

Мин - Саба районы Олыяз авылында яшим. Авылым өстендә көн саен биш тапкыр моңлы азан тавышы яңгырый. Мәчет ишекләре намаз укырга  теләгән һәр кеше өчен ачык.Авылым мәчетендә  ел саен балалар, өлкәннәр өчен дин дәресләре укытыла. Районыбызның мөхтәсибе - Әхмәтов Айнур  Гыйльфан улы , авылыбыз мөәзине, имам хатыйбы Хуҗиәхмәтов Мәүлет Ризван улы балалар өчен Сабантуе бәйрәмнәре уздыралар. Анда “Иң оста һәм матур дога укучы” балаларны билгелиләр, бүләклиләр. Дини белем белән кызыксынучы , аны өйрәнүче балалар саны ел саен артып тора.

Балалар өчен җәйге каникул чорында дини лагерь оештырылу да бик кирәкле эшләрнең берсе.Һәркемнең тормышы кешеләр арасында үтә. Шуның өчен дә балаларны башкалар белән аралашырга һәм аларны хөрмәт итәргә, кешеләр арасында үз – үзен тотарга өйрәтү бик мөһим. Нинди сүзләрнең яхшы, нинди сүзләрнең начар икәнен, нинди гадәтләр күркәм, ниндиләре ямьсез икәнен төшендерүдә ислам диненең роле зур. “Мөселман кеше теле белән дә, кулы белән дә, гамәле белән дә башкаларны рәнҗетмәс”, - диде Пәйгамбәребез.Тирә - юньдәгеләрне хөрмәт итү, көчсезләргә, зәгыйфләргә мәрхәмәтле булу, кеше кайгысын уртаклаша белү – болар барысы да Аллаһка итагать итүдән башлана. Һәртөрле тәрбиянең башы – ачкычы булып Аллаһны тану һәм Аның кануннары буенча яшәргә өйрәнү тора. Кешелек дөньясы нинди генә үсешкә ирешсә дә, фәкать Аллаһ кануннарына буйсынып яшәү генә яшьләргә дә, картларга да тормыш диңгезендә туры юлны табарга, адашмаска ярдәм итә. Бу дөнья никадәр генә гаделсез булмасын, без- балалар Аллаһ кулындагы гаделлек үлчәвенә ышанырга тиеш.Мин Аллаһының барлыгына ышанам, ул миңа туры юл күрсәтә, ярдәм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев