Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Динем милләтне саклый" бәйгесе ("Йолалар - милләт мирасы" проекты кысаларында)

«Минем дингә якынаюым”: Раяна Вәлиева эше

Раяна Вәлиева, Шәмәрдән лицее «Үсеш» мәктәбенең 4 сыныф укучысы.

Әс-саляму алейкум ва Рахмату Ллахи ва Барәкәтух!

Минем сезгә үземнең чынга ашкан хыялым турында сөйлисем килә. Миңа 7 яшь вакытта, әнием миңа дин юлына басарга этәргеч бирде һәм мин, әниемне тыңлап, иң беренче тапкыр “Шат-Нур” мәчетенә - Аллаһ йортына аяк бастым. Минем өчен бик дулкынландыргыч көн иде. “Шат-Нур” мәчете миңа үзенең якты ишекләрен ачты. Мондагы иң беренче дин дәресләрен өйрәтүче Камилә апабыз булды. Мин мәчеттә үземә бик күп дуслар таптым. Безгә монда гарәп әлифбасын һәм Коръән китабын укырга өйрәттеләр. Ә иң беренче мин укыган китап – “Мөгаллим Сәни”. Аннан тыш без пәйгәмбәрләр турында өйрәндек, күбесенчә өстенлекне Мөхәммәд Саля Ллаху галейха уас-салям турында сөйләшүгә бирдек. Дәресләрдән соң без бергә намаз укыдык, Аллаһка табындык. Миңа мәчеткә йөрү, үз телемне, үз динемне өйрәнү бик ошый.

2021 нче елдан мин яулык яба башладым. Минем янәшәмдәге дусларым һәм сыйныфташларым да минем белән мәчеткә бик яратып йөриләр.

Минем икенче йөри башлаган мәчетем - “Ихлас”. Анда без Динар хәзрәт белән таныштык. Ул безгә Ислам диненең барлык эчтәлеген, нечкәлекләрен сөйли, аңлата. Без Динар хәзрәт дәресләренә бик яратып йөрибез. Анда мин тулысынча “Коръән” китабын укый башладым, шулай ук мин бу мәчеттә Динар хәзрәт ярдәме белән сүрәләр һәм догалар өйрәндем.

Мин иң беренче тапкыр “Рамадан” уразасын 7 яшьтән тота башладым. Ә бу елны мин тулысынча “Рамадан” аеның 30 көнен һәм Шәвәл аеның 6 көнен тоттым. Рамадан аеның беренче 10 көне шәфкатьлелек көннәре. Икенче 10 көне гөнаһлар кичерү көне. Өченче 10 көне – тәмугтан котылу көннәре.

Җәйге каникулларда мин мөселман лагерена йөрдем. Анда безне Фатима һәм Сәйдәнур апалар укыттылар. Ә лагерь ахырында без Коръәндәге “Зил-Зәл” сүрәсен Коръән буенча әниләр каршында укыдык. Аннары безгә Коръән һәм бүләкләр өләштеләр.

Мине дөрес юлга - дин юлына бастырганы өчен, әниемә рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Мин алга таба да Ислам диненең кануннарын өйрәнергә, дин юлын дәвам итәргә телим. Ислам дине, Аллаһ теләсә, минем киләчәк! Мин үземнең мөселман булуым белән бик горурланам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев