Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Динем милләтне саклый" бәйгесе ("Йолалар - милләт мирасы" проекты кысаларында)

Таян Аллага: Илсаф Сәләхиев

Илсаф Сәләхиев, “Үсеш” Шәмәрдән лицееның 8 сыйныф укучысы.

Бала аллаһы ярдәме белән дөньяга килә. Аның беренче ишеткән сүзе дә аллаһы белән бәйле. Аңа гореф-гадәтләргә туры китереп мәгънәле исем кушалар. Әти-әнисенең тәүфыйклы, игелекле, намуслы бул балам дигән сүзләре белән беррәттән ул бишек җырлары да тыңлап үсә. Ни өчен мин боларны язам соң? Чөнки минем кечкенә энем бар. Ул елый башласа, әнием аңа догалар укый  яисә телефоннан тыңлата. Шуларны ишеткәч, ул тынычланып кала. Догалар, төрле сүрәләр минем үземә дә бик булышалар. Г.Тукай әйтмешли: “Һич тә  күңлем ачылмаслык   эчем пошса, шул вакытта    мин кулыма китап алам, аның изге сәхифәләрен актарам,”- ди. Ә мин Коръән аятьләрен укыйм. Алар миңа авыр вакытта булышалар. Сүрәләрне  күңелдән укысам, ничектер рәхәт, җиңел булып китә.

   Гаиләдә дә безне Ислам кагыйдәләре белән тәрбияләргә тырышалар. Яхшы холык, үз-үзеңне тота, кешеләр белән аралаша белү төшенчәләрен бер сүз белән – әдәп сүзе белән аңлаталар. Мәсәлән, олылар кайтып керсә, каршы алырга, хәл-әхвәлен сорарга, киемен салышырга ярдәм итәргә, өстәл янына утырганда урындыкларны китереп куярга өйрәтәләр.Әнием миңа өй җыештырырга, ашарга пешерергә, энеләремне карарга булышырга үз үрнәгендә өйрәтеп килә.

  Нәселебезнең  тарихи хәтерен саклаучы, буыннан – буынга күчеп килә торган истәлекле бер ядкаре дә бар.Борынгы  әби-бабаларыбыздан калган Коръән китабы һәм түрдә әле дә эленеп тора торган изге язулы шамаил. Без бу ядкарьләрне кадерләп саклыйбыз. Нәселебез Ислам динен хөрмәт итеп һәм аның кануннары белән яшәргә тырыша.

 Авылыбызда  да, сыйныфташларым арасында да дин тотучылар елдан-ел арта бара. Авылда моңлы азан тавышын яңгыраткан иң изге урын – мәчет бар. Шәмәрдәндә мәчетләр – икәү. Берсе - үзәктә, икенчесе – бик матур урында урман янында урнашкан. Аларны имам-хатибы - Дамир хәзрәт һәм Сәид  хаҗи Мортазин җитәкли. Мәчеттә дин сабаклары да укытыла. Дин гыйлемен өйрәнүчеләр арасында сабый баладан алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр  бар.

  Аллага шөкер халкыбыз дин юлына баса дип сөенә минем әбием.Сөенмәслек тә түгел шул: яман юлга басканнарны  тугъры юлга кертә, “адашканнарга” юл күрсәтә. Ислам динебез тынычлыкта,булган нәрсәгә разый булып, игелекле эшләр башкарып яшәргә өнди.

  Мин үзем дә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә, җомга намазларына әтиемә ияреп барырга тырышам.Торган саен күңелем Ислам диненә тартыла. Ике юл чатында калучыларга  да минем әйтәсем килә: “Таян Аллага!” барысы да яхшы булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев