Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Динем милләтне саклый" бәйгесе ("Йолалар - милләт мирасы" проекты кысаларында)

Тиңсез хәзинә: Талия Шәмсиева эше

Талия Шәмсиева, Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе укучысы.

                                                                                            Тарихым истәлеге син,

                                                                                            Болгарым истәлеге.

                                                                                            Гасырлар аша үтелгән

                                                                                            Юлларым истәлеге

                                                            Хәсән Туфан  “Туган тел турында җырлар”

 

        Күренекле  татар әдибе бу шигъри юлларда Туган телнең бөеклегенә дан җырлаган.Телдән башка  милләт яши алмый, ул юкка чыга.Халкыбыз борынгы чорлардан бирле күп кимсетүләргә дучар булса да, телен, гореф – гадәтләрен күз карасы кебек саклаган, хөрмәтләгән.Монда динебезнең өлеше бик зур. Болгар бабаларыбызның  1100  ел элек үз теләкләре белән  кабул иткән  ислам дине халкыбыз язмышы  белән тыгыз үрелеп, аның  яшәешенең барлык өлкәләренә үтеп кергән һәм тарихында булган авыр сынауларны җиңәргә  ярдәм иткән.Зур  тарихи вакыйгалар  милләттәшләребезне туып – үскән җирләреннән  бөтен дөнья киңлекләренә  чәчсә дә, алар  динебез белән  бирелгән иманнарына, газиз туган телләренә тугры калганнар һәм алдагы буыннарга да телебезне өйрәтеп калдырганнар.Күп еллар элек  Германиядә бер иске йортны сүткәндә, татарча шигырьләр китабы  табыла.Анда татар эмигранты яшәгән була. Туган илен сагында уку өчен, илдән киткәндә, ул үзе белән  Тукай шигырьләрен  алган.Димәк, милләтебезне  саклауда әдәбиятыбызның роле бик зур.Анын “чишмә башы”  Кол Галинең  “Кыйссаи Йосыф”ына  барып тоташа. Әсәрненң  эчтәлеге изге Коръән китабында бирелгән.”Йосыф” сүрәсе белән бәйләнгән.

https://images.squarespace-cdn.com/content/v1/5da86edbe0efae33b822f020/1632965627009-FRBEE8J2JD7QDWG7GJ4C/b2ap3_large_quran_peace.jpg

  Безнең классик язучыларыбызның зур күпчелегенең  әтиләре муллалар, дин әһелләре.Моңа мисал итеп, Габдулла Тукайны, Галимҗан Ибраһимовны, Гаяз Исхакыйны күрсәтергә була.Дини уку йортлары – мәдрәсәләр халкыбызга белем – мәгърифәт бирүгә, әдәп – әхлак  тәрбияләүгә армый – талмый хезмәт иткәннәр.

https://avatars.mds.yandex.net/i?id=11fd47729fc47c3d543529eb2c5efb585b7088df-7049882-images-thumbs&n=13

Алда санап үтелгән  язучыларыбыз  үзләренең әсәрләре белән милләтебезне  рухи яктан тәрбияләгәннәр.Гаяз Исхакыйның “Көз” повесте хәзерге буын  өчен дә актуальлелеген   югалтмаган.

https://avatars.mds.yandex.net/i?id=2f7875f5a291833367205ad8e5a8ad07-5216657-images-thumbs&n=13

 Әсәрнең  геройлары Нәфисә белән Гөлсем икесе ике төрле  җирлектә тәрбияләнәләр.Милли тәрбия алган,  динне тормышында төп таяныч иткән  Нәфисә  үз бәхете өчен көрәшергә әзер булган шәхес булып җитешә һәм  бәхетле тормышка лаек була.Ә Гөлсемнең тормышы милли мохиттән аерылган була, дини белемне дә ул җитәрлек ала алмый һәм шуның нәтиҗәсендә ул үзенең бәхете өчен көрәшә алмый, икеләнүчән, көчсез хатын – кыз булып кала, тормышта да  бәхетен таба алмый.Мондый  әсәрләр безнең очен дә  гыйбрәт алырлык!Арабызда  үзебезнең милли гореф- гадәтләрдән читләшеп,  чит – ят культураларга табынучылар да шактый.Ә бит халкыбызның  мең еллар буена тупланган тәрбия, милли мәгариф системасы,  әдәбият – сәнгате бар. Болардан читләшкән  кешеләрне мин сый – нигъмәтләр белән тулы табыннан ризыкланмыйча китеп баруга тиңлим.Аллаһка шокер, минем яшьтәшләрем динебезне хөрмәт  итә.Мисал өчен, бер классташым турында әйтеп үтәсем килә.Ул, намазын казага калдырмас өчен, түгәрәктә шөгыльләнергә намазын укыганнан соң гына килә.

   Күренекле дин галиме Шиһаб Мәрҗәни  болай дигән: “ Диндә өч эйбер юк, ләкин алар динне саклыйлар: милли тел,  милли кием, милли гореф – гадәтләр”. Тел, милләт, дин.Бу өч төшенчә  бер – берсе белән тыгыз бәйләнештә.Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең үз телләрен саклап калуларында, бердәм булып, бергә аралашып яшәүләрендә диннең әһәмияте бик зур.Дин әһелләре  моны үзләре дә аңлап эш итәләр.Татарстан  мөфти хәзрәтләре Камил  Сәмигуллин җөмһүрият мәчетләрендә имамнар  вәгазьләрне татарча алып барырга тиешлелеге турында белдерде.Бу – бик дөрес фикер.Чөнки бары тик ана телендәге фикерләр генә кешенең күнел түренә  үтеп керә. Менә шуна күрә Аллаһы тәгалә тарафыннан бирелгән динебез ул – тиңсез хәзинә.

  

           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев