Саба таңнары

Сабинский район

Хокук мәктәбе

Ярамаса, рульгә утырма!

Район прокураурасы агымдагы елның үткән чорында юл хәрәкәте иминлеге өлкәсенә кагылышлы законнарның үтәлешенә тикшерүләр үткәрде.

"Юл хәрәкәте иминлеге турында"гы Федераль законның (10.12.1995 ел, №196) 28нче маддәсендә бәян ителгәнчә, аерым шартларда гражданнарның транспорт чаралары белән идарә итү хокукы туктатылырга мөмкин. Моңа йөртүче таныклыгының гамәлдә булуы срогы чыгуы; йөртүченең сәламәтлеге начараюы (медицина күрсәтмәсе белән расланган булса); йөртүченең транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүе керә.

Санап кителгән башка очраклардагы кебек, сәламәтлеккә бәйле рәвештә автомобиль йөртүне чикләү мәсьәләсе дә гамәлдәге законнар нигезендә хәл ителә. Медицина-психиатрия күрсәтмәсе буенча тормышка ашырырга ярамаган һөнәри эшчәнлек һәм хәвеф куркынычы зур булган чыганак белән бәйле эшчәнлек төрләренең исемлеге Министрлар Советы-РФ Хөкүмәтенең "Психиатрия ярдәме һәм аны тормышка ашырганда гражданнарның хокуклары гарантияләре турында"гы Карары (28.04.1993 ел, №377) белән расланган. Әлеге исемлек нигезендә алкоголизм диагнозы куелган һәм эпилепсия авырулы кешеләргә транспорт чаралары белән идарә итү тыелган. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Э.Фәйзетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев