Ул-бу чыкса, телефонга яздырасызмы?
Чаллыда бер хатын-кыз, хастаханәгә килеп, анда эшләүче табибны елатып кайткан. Баксаң, аңа доктор язган дарулар ошамаган икән. Ул, ике арадагы низагны телефонына төшереп, интернетка урнаштырган. Табиблар әйтүенчә, бу хатын-кыз еш кына, әнисенә ияреп, хастаханәгә килә һәм медицина хезмәткәрләрен телефонына төшерә икән. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренә караганда, бу юлы алар табиб бүлмәсенә ул башка кешене кабул иткән вакытта бәреп кергәннәр. Билгеләнгән даруларны ошатмыйча, башкасын таләп иткәннәр. Ә сез үзегезгә авыр чакта “ярдәм”гә телефон кулланасызмы?
Ринат Галиәхмәтов (Татар малай), блогер:
– Мондый видеолар зыян да салырга, файда да китерергә мөмкин. Башкортстанда яшәүче Рөстәм Нәбиевны беләсез бит инде. Әнә ул, бер кибеткә кергәндә, пандусларның карга күмелгәнен төшереп, интернетка куйган иде. Икенче көнне үк чистартканнар. Ә минем үземә бер рәсем төшерү зур сабак булды. Бервакыт автобуста бер малай әбигә урын бирмәде. Мин исә төшереп алдым да интернетка куйдым. Шуннан соң миңа ни генә язып бетермәделәр. Дөрес эшләмәгәнемне, кешенең хокукларын бозуымны, малайны кимсетүемне дә искәрттеләр. Хәтта, бу эшең өчен закон алдында җавап бирергә мөмкинсең, диделәр. Халыкның күбесе урын бирмәгән малайны яклады. Бәлки, аның хәле начар, аяклары авыртадыр, диделәр. Мин алар белән килештем. Рәсемне алып ташладым. Хәзер исә андый эшләр белән мавыкмыйм.
Фәнзилә Мостафина, журналист:
– Белеп куллансаң, телефон – хокукларыңны якларга һәм гаделлек табарга булыша торган җайланма ул. Ни кызганыч, бүгенге заманда сүз көче генә җитми. Нәрсәне дә булса исбатлап күрсәтү өчен фото, ә кайвакытта хәтта видео-дәлил кирәк. Үземнең телефонны “ярдәмче” итеп кулланганым бар. Әйтик, бервакыт үз-үзен адекват тотмаучы таксист эләкте. Теләсә нәрсә сөйләнде, минем гомеремә куркыныч тудыра торган итеп хәрәкәт итте. Шуны аңлагач, аның белән сөйләшүебезне диктофонга яздырып бара башладым. Соңыннан әлеге таксисттан зарланып хат яздым, кирәк булса, сөйләшүне яздырып бардым, дидем. Җитәкчелек минем белән элемтәгә керде, гафу үтенделәр, вакыйганы ачыкларбыз, дип вәгъдә иттеләр. Ләкин таякның ике башы бар. Кайбер кешеләр телефонны шантаж ясау өчен куллана. Әйтик, ниндидер яшерен сөйләшүне яздырып яки видеога төшереп бара, соңыннан әлеге язма белән кешене куркыта. Мондый вакыйгалар, гадәттә, начар тәмамлана. Һәр кешенең үзеннән тора инде: гамәлләрен “тукта әле, мин берәр кешегә зыян салмыйммы икән?” дигән “эчке иләк” аша уздыра белмәүчеләр даруны да агуга әйләндерә ала.
Гөлгенә Гыйльманова, ике бала анасы:
– Күптән түгел минем белән күңелсез хәл булды. Автобуста кондуктор ханым билет алырга биргән акчамнан сдача кайтармады. Сорый башлагач, сез 25 сум гына бирдегез, дип күзен дә йоммыйча алдап тора. Әнә шул вакытта низагны телефонга төшерергә башыма да килмәде. Максатым да аны дөньяга фаш итү түгел иде. Телефонга төшерүне кирәкле әйбер дип уйламыйм. Мәктәпләрдә дә популярлашып китте ул. Балалар да моннан оста файдалана. Кешеләр әшәкеләнде хәзер. Бар усаллыкларын, эчендәге ачуларын башкаларга чыгара. Проблеманы тавышланмыйча гына хәл итүче кеше сирәгәйде. Әгәр намусың чиста икән, видео яки фотосурәтсез дә үзеңне аклап, яклап була.
Наилә Җиһаншина, Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе:
– Без нинди генә очракта да фетнә чыгарырга тиеш түгел. Табиб белән аңлашылмаучылык килеп чыкса, мәсьәләне хәл итеп кайтырга тырышасың. Моңа тыныч юл белән дә ирешеп була. Табиблар, шәфкать туташлары да безгә начар булсын дигән ният белән эшләмиләр. Телефонга төшереп, интернетка урнаштыру – кешеләрне талаштыра торган куркыныч гамәл. Талашып ятудан кемгә файда? Поликлиникада бер сәгать чират торганда да, кемнәрне, нинди генә холыклы кешеләрне күрмисең. 7-8 ел буе югары уку йортында укыган белгечләргә теләсә нәрсә әйтәләр, кычкыралар, ризасызлык белдерәләр. Сырхауханәдән чыкканда, еш кына, монда эшләүчеләргә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, дип әйтәм.
Алсу Вафина, укытучы:
– Соңгы вакытта республика мәктәпләрендә укытучылар белән укучылар арасында килеп чыккан бәхәсле очракларны интернетка кую күренеше күзәтелә. Балалар бит эшнең ахырын уйлап бетерми: йә кызык өчен, йә булмаса, үч алам дип видеога төшерәләр. Безнең мәктәптә андый хәлнең булганы юк. Шулай да укучылардан телефоннарын җыя башладык. Аны дәрестә кулланырга кирәк булганда гына бирәбез. Сорамыйча диктофонга яздыру – җинаять бит. Үзебез дә балаларны фотога төшергәндә, әти-әниләренең рөхсәтен сорыйбыз. Табибларга да, башка белгечләр янына да диктофон белән йөргәнем юк. Килешмәгән очракта үз фикеремне турыдан бәреп әйтәм. Кешене хурлыкка калдыру – эш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев