1 февраль 2019 яңалыклары
-
Фәрит Бикчәнтәев: Татар халкының үсеш стратегиясе Милли театрдан башка була алмый
Г.Камал театрының баш режиссерының Татар халкының үсеш стратегиясендә практик өлешне күрәсе килә.
-
Улым, чыгып кит! Балалар әти-әнисе белән яшәргә тиешме?
Балалар – аерым, әти-әниләр – аерым. Илдә яшәүчеләрнең күбесе буй җиткән балалар әти-әнисе белән бер түбә астында яшәргә тиеш түгел дип саный. “Левада үзәге” үткәргән сораштыру барышында әнә шул ачыкланган. Әти-әни итәгеннән кайчан төшәсе?
-
«Ел укытучы» конкурсы узды
28-29 гыйнварда Саба гимназиясе базасында «Ел укытучысы -2019» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы узды.
-
Роботлар чемпионатына бардылар
26-30 гыйнварда Казан шәһәрендә мобиль робототехника юнәлешендә узган чемпионатта Саба гимназиясе һәм Юлбат төп мәктәбе укучылары Рөстәм Нигмәтҗанов белән Илгизәр Вәлиев катнашып (команда җитәкчесе Иштуган урта мәктәбе педагогы Тимур Борһанов), уңышлы чыгыш ясадылар һәм 4 урынны алдылар.
-
Татарстан / Яңалыклар Хәмдүнә Тимергалиева беренче мәхәббәте турында: “Гомерем буе аны сагынып яшәдем”
Үзенең беренче мәхәббәтенә бәйле хәтирәне Хәмдүнә Тимергалиева ТМТV телеканалында баручы “Сер булып алсын” тапшыруына килгәч сөйләгән. Бу мәхәббәт хисе аның гомер буе артыннан юллаган йөрәгендәге иң авыр хис икәнен әйткән.
-
Белгечләр якын арада газ ягулыгына бәя артмас дип ышандыра
Татарстанда газ ягулыгы бәясе бер куб метрына уртача 16 сум.
-
Мичән авыл җирлегендә җыен
Мичән авыл җирлегендә узган җыенда да иң элек җирлек башлыгы Айзат Гәрәев Советның узган елгы эшчәнлегенә тулаем анализ ясалды..
-
Татарстан архивчылары Мингәр авылы шәҗәрәсен өйрәнгән
2018 елда архивка генеалогик характердагы белешмәләр сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны 2018 елда ике тапкыр арткан.
-
“Ярдәм” мәчетендәге никах залы җимерелә
30 гыйнварда Казандагы “Ярдәм” мәчете мәйданында урнашкан Рамазан чатыры җимерелгән. Сәбәбе – түбәсендә җыелган җепшек кар. Чатырның тузган конструкцияләре мондый авыр карны күтәрә алмаган.
-
Саба муниципаль районы кубок һәм диплом белән бүләкләнде
Татарстан Республикасы спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә "Сәламәтлек" XV авыл Спартакиадасы гомумкоманда зачетында Саба муниципаль районы 1 урын өчен кубок һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Ул-бу чыкса, телефонга яздырасызмы?
Чаллыда бер хатын-кыз, хастаханәгә килеп, анда эшләүче табибны елатып кайткан. Баксаң, аңа доктор язган дарулар ошамаган икән. Ул, ике арадагы низагны телефонына төшереп, интернетка урнаштырган. Табиблар әйтүенчә, бу хатын-кыз еш кына, әнисенә ияреп, хастаханәгә килә һәм медицина хезмәткәрләрен телефонына төшерә икән. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренә караганда, бу юлы алар табиб бүлмәсенә ул башка кешене кабул иткән вакытта бәреп кергәннәр. Билгеләнгән даруларны ошатмыйча, башкасын таләп иткәннәр. Ә сез үзегезгә авыр чакта “ярдәм”гә телефон кулланасызмы?
-
Татфондбанк һәм Интехбанк кертемчеләренә 500 млн сумга якын акча түләнгән
Ел ярым эчендә республика фонды 2,3 меңнән артык физик һәм юридик затка ярдәм күрсәткән.
-
Водолаз Максим Астахов 10 сәгать бозлы су астында булып рекорд куйган
6 сәгатькә кадәр җиңел иде, алтынчы сәгать узып китүгә үзем белән көрәшә башладым, ди водолаз.
-
Рәшит Хәкимов истәлегенә багышланган йөзү буенча «Зилант» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең VII ачык турниры
27 гыйнвар көнне Кукмара шәһәрендә Рәшит Хәкимов истәлегенә багышланган йөзү буенча «Зилант» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең VII ачык турниры узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 5 командасыннан 130дан артык спортчы катнашты(Балтач, Кукмара, Арча, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы).
-
Әнвәр Нургалиев гаиләсендә авыр хәл, җырчы Казанга концертка килә алмый [видео]
Яңа гына Уфада юбилеен матур итеп үткәргән популяр җырчы Әнвәр Нургалиевның хатынының әтисе авыр хәлдә, яман авыру белән көрәшә икән. Яшәү белән үлем арасында ди. Бу хакта 30 гыйнвар Уникста, дизайнер Ләйсән Хаҗиева тамашасында Данир Сабиров хәбәр итте. Аңа Әнвәр әфәнде үзе шалтыратып, килә алмыйм, шундый хәл, син барчы, тамашачыларга да әйтеп минем өчен гафу үтенче, дип сорый.