Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Бикчәнтәев: Татар халкының үсеш стратегиясе Милли театрдан башка була алмый

Г.Камал театрының баш режиссерының Татар халкының үсеш стратегиясендә практик өлешне күрәсе килә.

Татар халкының үсеш стратегиясе Милли театрдан башка була алмый. Бу турыда “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әйтте.

Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов документларны формалаштыруда катнаша. Әлегә концепциягә театрлар кертелмәгән, диде Фәрит Бикчәнтәев.

«Мин милли театр, гомумән милли сәнгатьтән башка бернинди стратегия дә була алмый, дип саныйм, - диде режиссер. — Тарихта төрле катлаулы чорларга карамастан, татар театры беркайчан да башка телдә уйнамаган. Аның белән бергә милли көй, драматургия, җыр, сәнгать янәшә булган. Алар барысы бергә җыелып театрда яшәгән».

Г.Камал театрының баш режиссерының Татар халкының үсеш стратегиясендә практик өлешне күрәсе килә. Әлегә сүз теория турында гына бара, дип борчылуын әйтте Фәрит Бикчәнтәев.

«Островский Халык булса, театр бар. Халык булмаса, театр юк. Театр булмагач – шулай ук халык та юк», — дип әйткән диде агентлык әңгәмәдәше.

Әңгәмәнең видеосын YouTube та “Татар-информ” каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев