Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Татарстан / Яңалыклар Хәмдүнә Тимергалиева беренче мәхәббәте турында: “Гомерем буе аны сагынып яшәдем”

Үзенең беренче мәхәббәтенә бәйле хәтирәне Хәмдүнә Тимергалиева ТМТV телеканалында баручы “Сер булып алсын” тапшыруына килгәч сөйләгән. Бу мәхәббәт хисе аның гомер буе артыннан юллаган йөрәгендәге иң авыр хис икәнен әйткән.

“Беренче мәхәббәтем Казанга килгәч, Буа егете булды. Ул минем беренче кешем дә булды, әйтергә кирәк, яраткан кешем дә. Без аның белән бергә була алмадык. Мин яңа гына килеп, җырлый башалаган вакытым, безнең арада сөйләшү булды. Әгәр бергә торабыз икән, син гастрольләргә йөрмисең, җырламыйсың инде, диде. Ә минем яңа килеп урнашкан гына вакытым, җырлыйсы килә бит. Мин сәхнәне ташлый алмадым. Шунда мәхәббәт шуның белән калды. Ә мин аны гомер буе сагындым… гомер буе… Йөрәгемдәге иң авыр хис шулай итеп минем артымнан юллап килде… Бүгенгесе көндә дә исемә төшсә, мин аны сагынам… Ул бит минем беренче кешем.

Бүгенге көндә ул исән түгел. Аннан соң ул өйләнде, балалары туды. Мин аның тормышына кысылмадым, хәбәр дә бирмәдем. Аннан соң 2-3 мәртәбә очрашырга туры килде, ул темага мин аны сөйләштермәдем. Ә үзем гомер буе сагынып яшәдем. Балалары үсеп беткәндер инде, мин бит аралашмыйм. Мин аның тормышына кысылмадым”, дип сөйләгән Хәмдүнә Тимергалиева.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев