Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Ел укытучы» конкурсы узды

28-29 гыйнварда Саба гимназиясе базасында «Ел укытучысы -2019» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы узды.

Бәйге кысаларында Саба, Алабуга, Балык Бистәсе, Мамадыш һәм Питрәч районнары укытучылары ачык дәресләр һәм мастер-класслар тәкъдим итте. Дәресләрдә укытучылар заманча технологияләрне, укыту методикаларын куллана белүләрен күрсәтте. Районыбыз данын яклап «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсында Мөршидә Хәлилова (Саба гимназиясе), «Яшь педагог» конкурсында Зәлинә Гәрәева (Шәмәрдән лицее), «Ел укытучысы» конкурсында Эльвира Сәйфетдинова ( Шәмәрдән лицее) һәм Наталья Тимофеева (Лесхоз) чыгыш ясады. Март аенда конкурсның республика этабы узачак.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев