Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Улым, чыгып кит! Балалар әти-әнисе белән яшәргә тиешме?

Балалар – аерым, әти-әниләр – аерым. Илдә яшәүчеләрнең күбесе буй җиткән балалар әти-әнисе белән бер түбә астында яшәргә тиеш түгел дип саный. “Левада үзәге” үткәргән сораштыру барышында әнә шул ачыкланган. Әти-әни итәгеннән кайчан төшәсе?

Сүз башында ук ачыклык кертик: буй җиткән балалар турында сөйләгәндә, белгечләр 18–25 яшьлек өйләнмәгән егет-кызларны күз уңында тоткан. Төп йорттан чыгып китәргә ашыкмаган 30, 40 яшьтәгеләре дә җитәрлек бит әле. Андыйларга киңәш биреп тору да артык дип уйлаганар, күрәсең. Сораштыруда катнашучыларның 62 проценты әйтүенчә, “сакаллы сабый”лар әти-әнисе белән бергә яшәргә тиеш түгел. Болай фикер йөртүчеләрнең 65 проценты: “Аерым яшәү мөстәкыйльлеккә һәм җаваплылыкка өйрәтә”, – дип белдергән. Респондентларның тагын 31 проценты әйтүенчә, үз көнеңне үзең күреп яшәү – бәйсезлек билгесе.


Шул ук вакытта, илдә яшәүчеләрнең өчтән бере газиз баласын, ничә яшьтә булуына да карамастан, төп йорттан чыгарып җибәрергә ашыкмый. Сораштыруда катнашучыларның 30 проценты сүзләренә караганда, хәзерге заманда 18–25 яшьлекләр мөстәкыйль тормышка әзер түгел. “Шуңа күрә әти-әни янында яшәсәләр, яхшырак”, – дигәннәр. Өстәвенә, күпчелек яшьләрнең аерым торагы да юк. “Шуңа күрә кая ашыгырга?” – дип үз фикерен дәлилләргә тырышкан бер түбә астында яшәүне хуп күрүчеләр. Балалар ялгыш юлга кереп китәргә мөмкин, дигән шик тә белдергәннәр. Кыскасы, һәркемнең үз дөреслеге. Сораштыруда катнашучыларның 9 проценты: “Аерым яшәү яхшыракмы, әллә бергәме?” – дигән сорауга җавап бирүдән, гомумән дә, баш тарткан.


Психолог Алисә Закамская фикеренчә, әти-әни белән бергә яшәү – мөстәкыйльлеккә өйрәтми. “Чөнки гаиләдә әти-әни баш, көндәлек вак-төяк мәшәкатьләрдән алып, мөһим проблемаларга кадәр, барысын да алар үзләре хәл итә. Гаиләдә еш кына бала фикере, ул буй җиткән булса да, исәпкә алынмый. Шуңа күрә балигъ булганнар башкалар ни әйтсә, шуны тыңлап яшәргә генә өйрәнә”, – ди белгеч.


Әти-әнидән аерым яшәргә җиде сәбәп:


1. Мөстәкыйль тормыш һәр иреклелек. Газизенә утыз тулса да, әти-әни аның төнлә ничәдә кайтуын, кич нәрсә ашавын тикшереп-күзәтеп торачак. Бу аңлашыла да: өлкәннәр борчыла! Мөстәкыйльллеккә беренче адымны бала үзе ясарга тиеш.
2. Һәркем үз тормышы өчен үзе җаваплы. Көн саен иртәнге аш әзерләүче, күлмәк-чалбарларны тәртиптә тотучы әни янында яшәве рәхәтрәк, әлбәттә. Тик иртәме-соңмы мөстәкыйльлеккә өйрәнергә туры киләчәк. Кылган гамәлләрең өчен җавап тота белү да мөһим.
3. Финанс мөстәкыйльлек. Кыен булачак, әлбәттә. Әти-әни янында яшәгәндә азык-төлек сатып алу, коммуналь түләүләр кебек чыгымнар башка да килми. Шуңа күрә беренче вакыта билне кысыбрак буарга туры киләчәк.
4. Әти-әни күбрәк ярдәм иткән саен – файдасы азрак. Өлкәннәрнең кайгыртучанлыгы баланы җил-яңгырдан гына түгел, тормыш кыенлыкларыннан да ышыклый. Димәк, мөстәкыйльлек турында сүз булырга да мөмкин түгел.
5. Каршылыклар кими. Өйдә тәлинкә ватылмыйча тормый, анысы. Кайчак юк кына урында да низаг килеп чыга. Ерактагы кояш яктырак дигәндәй, аерым яшәсәгез, бәхәсләр саны да бермә-бер кимеячәк.
6. Холыкны ныгыта. Үз көнеңне үзең күреп яшәүдән бүтән чара юк икәнен аңлагач, яшәргә күпкә җиңелрәк. Чөнки нинди генә гамәл кылсаң да, үзеңә җавап бирәсе. Башкаларның хуплавын көтеп утырасы да юк.
7. Үзеңә үзең хуҗа. Соңгысы иң әһәмиятлеседер, мөгаен. Үзеңә үзең хуҗа булып яшәгәндә генә, димәк, мәстәкыйль һәм ирекле булганда, тормыштан тәм табып яшисең. Ни кызганыч, әти-әни канаты астында яшәгәндә бу мөмкин түгел.


Рамилә МОСТАФИНА, дүрт бала әнисе:


– Бер генә әти-әни дә баласына начарлык теләми. Өч кыз, бер ул үстердек. Балаларыбыз барысы да үз гаиләләрен корып, аерым яшиләр. Безгә исә ялларда кунакка киләләр. Шимбә-якшәмбе җиткәнне сагынып көтеп алабыз. Ялларда өй оныклар чыр-чуынан гөрләп тора. Без бәхетле әти-әни, чөнки балаларыбыз мөстәкыйль, йөзгә кызыллык китермичә, һәр адымнары өчен җаваплылык хисен тоеп яшиләр. Бездән ярдәм көтмичә, үзләре булышырга ашкынып торалар.


Альбина ГӘРӘЕВА, 30 яшьтә, әти-әнисе белән бергә яши:


– Мин дә әти-әнидән аерым яшәр идем. Әмма акча ягы такыр. Үз торагым юк. Ипотека рәсмиләштерү – муенга элмәк кию белән бер, фатирны арендага алып тору бик кыйммәткә төшә. Яшь вакытта чыгымнар да күбрәк. Шуңа күрә ничек тә акчаны янда калдырырга тырышам. Әти-әнием минем алар белән яшәвемә каршыдыр дип уйламыйм.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев