Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан архивчылары Мингәр авылы шәҗәрәсен өйрәнгән

2018 елда архивка генеалогик характердагы белешмәләр сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны 2018 елда ике тапкыр арткан.

Татарстан архивчылары Саба районының Мингәр авылы шәҗәрәсен өйрәнгән. Әлеге генеалогик проект турында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә хәбәр ителде.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова үз чыгышында бөтен бер авылның шәҗәрәсен өйрәнүләрен әйтте. “Безнең архив хезмзткәрләренең тикшеренүләре барышында 65 гаиләнең XVIII гасырның икенче яртысына кадәрге генеалогиясе өйрәнелде, бу – 3200ләп кешенең тарихы”, - диде ул үз чыгышында.

Гөлнара Габдрахманова гаилә тарихларына, шәҗәрәгә игътибар артуын билегләп үтте. 2018 елда архивка генеалогик характердагы белешмәләр сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны 2018 елда ике тапкыр арткан.

Шәҗәрәне архивның уку залларына килеп мөстәкыйль өйрәнергә дә мөмкин. Архив хезмәткәрләренә заказ бирелгән очракта, стандарт тикшеренүләрнең бәясе 10 000 сумнан башлана.

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев