29 июль көненә йолдызнамә
29 июль — күп кенә астрологлар фикеренчә, үзгәрешләр һәм яңарыш көне.
Кучкар (21.03 – 20.04): Энергиягез ташып торачак. Көтелмәгән очрашулар сезнең планнарыгызны үзгәртергә мөмкин. Бүген башланган сөйләшүләр киләчәктә зур проектларга әйләнергә сәләтле. Эмоцияләрегезне контрольдә тотыгыз, артык ашыкмагыз.
Үгезбозау (21.04 – 20.05): Игътибарны гаилә һәм өй мәшәкатьләренә юнәлтү яхшырак булыр. Йортта уңайлылык булдыру, иске нәрсәләрдән арынып, яңаны сатып алу теләге туар. Финанс операцияләрендә сак булыгыз.
Игезәкләр (21.05 – 21.06): Хәрәкәттә — бәрәкәт. Бу көнне аралашу, кыска сәяхәтләр һәм белем алу өчен уңышлы. Яңа кешеләр белән танышу тормышка яңа караш кертергә ярдәм итәр. Берьюлы дистәгә якын эшкә алынмагыз.
Кысла (22.06 – 22.07): Сезнең өчен бу көн тирән кичерешләр һәм интуиция артуы белән истә калыр. Якыннарыгыз белән ачыктан-ачык сөйләшү кирәкмәгән үпкәләрне бетерергә ярдәм итәр. Матди як турында борчылмагыз, барысы да тотрыклы.
Арыслан (23.07 – 23.08): Бүген сез үзегезне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек аласыз. Харизмагыз артыр, игътибар үзәгендә булырсыз. Ләкин горурлыкны читкә куеп, башкаларның фикеренә дә колак салыгыз. Чын хисләрегезне яшермәгез.
Кыз (24.08 – 22.09): Тынычлык һәм тәртип көне. Вак-төяккә кадәр игътибарлы булу сезгә хаталар ясамаска ярдәм итәр. Сәламәтлегегезгә, аеруча нерв системасына һәм йокыгызга игътибар итегез.
Үлчәү (23.09 – 23.10): Мөнәсәбәтләрне ачыклау көне. Гармония урнаштыру өчен кайбер нечкәлекләрне уртага салып сөйләшергә туры килерчәк. Иҗат өчен илһамлы вакыт, матурлык эзлисез икән — ул сезне үзе табачак.
Чаян (24.10 – 22.11): Эчке дөньягызга анализ ясар вакыт. Полнолуние сезнең серләрне ачарга яки элекке ситуациягә яңадан күз салырга этәрәчәк. Куркуларны җиңеп, алга атлагыз.
Укчы (23.11 – 21.12): Ирек һәм яңалыклар көне. Планнарыгыз кинәт үзгәрергә мөмкин, ләкин бу бары тик яхшыга гына. Дусларыгыз белән очрашу кәефегезне күтәреп җибәрер.
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01): Карьера һәм максатлар турында уйлану көне. Нәтиҗәләрне барлап, киләчәккә план төзү өчен уңайлы вакыт. Эшегездә абруегыз артыр.
Сукояр (21.01 – 18.02): Полнолуние сезнең билгедә! Бу — шәхси трансформация һәм яңа цикл башлану көне. Тормышыгыздагы иске гадәтләрдән котылып, өр-яңа бит ачу өчен менә дигән мөмкинлек. Көтелмәгән борылышларга әзер булыгыз.
Балык (19.02 – 20.03): Интуиция һәм иҗат чәчәк атачак. Ялгыз калып, эчке тавышны тыңлагыз. Хыялларны тормышка ашыру өчен конкрет адымнар ясарга вакыт. Шәхси чикләрне сакларга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев