Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Рәҗәб-өч изге айның берсе

Бүген - Рәҗәб аеның беренче көне. Шушы ай башлану белән без мөбәрак Рамазанга әзерләнә башлыйбыз.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бер хәдисендә болай дип әйткән: "Рәҗәб - Аллпһның ае, шәгъбан - минем аем, ә Рамазан -өммәтемнең аедыр". Бер кеше Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән сораган: "Йә Рәсүлуллаһ, ни өчен Рәҗәб Аллаһ ае соң ул?" Рәсүл әкрам галәйһиссәлам болай дип аңлаткан: "Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте (ярлыкавы) иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияларны (изгеләрне) дошманнарның кулыннан коткарган". Аңлашылганча, Рәҗәб аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләребез өчен Аллаһ Раббыбыз савапларны арттырып бирәчәк. Рәҗәб аен мөселманнарга ничек үткәрү тиешле соң? Бу айда эшләнә торган күркәм гамәлләр: сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу, "Ихлас" сүрәсен ешрак уку, Нәфел уразалары тоту. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә изге юлдан тайпылмыйча, бу дөньяда һәм ахирәттә бәхеткә ирешергә насыйп итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X