Арча районында сыер карагын тотканнар
Хәвеф-хәтәр

Арча районында сыер карагын тотканнар

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Балтач районы кешесенең Арча районы территориясендә аркандагы малларны урлау белән шөгыльләнүе турында хәбәр алган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тикшерүләр барышында, Балтач бистәсендә яшәүче Н.ның Шушмабаш, Иске Төрнәле, Наласа авылларыннан аркандагы сыерларны урлап иткә тапшыруы билгеле булган. Н.га карата җинаять эше кузгатылган.

Фото: tatar-inform

http://arskmedia.ru


Нет комментариев