Чаллыда күпкатлы йортта янгын вакытында ир-атны, хатын-кызны һәм бер яшьлек баланы коткарганнар
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда күпкатлы йортта янгын вакытында ир-атны, хатын-кызны һәм бер яшьлек баланы коткарганнар

Чаллыда Абсәләмов проспектындагы йортта чыккан янгында аркасы пешкән һәм тәненең 18 проценты зыян күргән ир-атны коткарганнар, ә өске каттагы төтен йоткан бер яшьлек сабый белән әнине махсус җайланма ярдәмендә алып чыгып, балалар медицина үзәгенә озатканнар.

Чаллыда Абсәләмов проспектындагы 11 нче йортта тугызынчы каттагы фатир янган. Фатирдагы иске әйберләр кабынып китеп  тиз генә 21 квадрат метрга таралган.

Янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә килеп  янган фатирдан 1998 елгы ир-атны чыгарганнар-аның аркасы янган, тәненең 18 проценты зыян күргән. 

Өске катта яшәүче  бер яшьлек сабый белән әни булган.  Хатын-кызны махсус коткару җайланмасы ярдәмендә төшергәннәр. Бала төтен йоткан-икесен дә балалар медицина үзәгенә илткәннәр.

Чыганак: «Вечерняя Казань»

 


Нет комментариев