Чаллыда ике автобус бәрелешкән
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда ике автобус бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте кичә Яр Чаллы проспектындагы "Электротехника" тукталышы янында булды.

Чаллыда ике автобус бәрелешкәннән соң бер пассажир хастаханәгә эләккән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә Яр Чаллы проспектындагы "Электротехника" тукталышы янында булды. 47 яшьлек "НЕФАЗ" автобусы йөртүчесе, Нариманов урамына таба хәрәкәт иткәндә, куркынычсыз тизлек сайламаган һәм руль артында 59 яшьлек ир-ат булган "Форд Транзит" микроавтобусына бәрелгән.

Бәрелешү нәтиҗәсендә "НЕФАЗ"ның 60 яшьлек пассажиры зыян күргән.

Фото: ГИБДД РТ

tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев