Чирмешәндә «Лада» машинасы юл читенә төшеп капланган
Хәвеф-хәтәр

Чирмешәндә «Лада» машинасы юл читенә төшеп капланган

Авария Лениногорск – Чирмешән трассасының 13нче чакрымында килеп чыккан.

Чирмешән районында 9нчы модель «Лада» машинасы юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Лениногорск – Чирмешән трассасының 13нче чакрымында «Лада Самара» автомобилен йөртүче 59 яшьлек ир-ат, идарәсен югалтып, юл читенә очкан.

Нәтиҗәдә, ир-атның башы җәрәхәтләнгән. Табиблар аңа беренче медицина ярдәме күрсәткәннән соң, өенә кайтарып җибәргән.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев