Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әгерҗе районында ташландык өйдә бер хатынны үтерүдә шикләнелгән ирләр мәете табылган

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Кичә Татарстанның Әгерҗе районы Мукшур авылында 35 һәм 42 яшьлек Ижевск кешеләренең мәете табылган. Ачыкланганча, ир-атлар эзләүдә булган, алар бер хатын-кызны үтерүдә шикләнелә.

Ижевск гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, 20 апрельдә 42 яшьлек ир-ат элеккеге хатыны эшләгән кибеткә килгән һәм сатып алучылар күз алдында аны атып үтергән. Шуннан соң качып киткән.

Полицейскийлар җинаятьчеләрнең Әгерҗе районындагы Мукшур авылында качып ятуын ачыклаган. Тәртип сакчылары ир-атлар яшеренгән ташландык йортны камап алган, әмма җинаятьчеләрне тота алмаганнар. Аларның берсе иптәшенә обрездан аткан, шуннан соң үз-үзенә кул салган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. 

Фото: twitter.com/gornyak22_ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев