Хәвеф-хәтәр

Казанда җәяүле хатын-кыз "Опель" машинасына тапталып үлгән

Юл-транспорт һәлакәте Җиңү проспектында булган.

Казанның Җиңү проспектында җәяүле хатын-кыз катнашында юл фаҗигасе килеп чыккан. Хатын-кыз "Опель" автомобиленә тапталып үлгән. Бу турыда "Татарстан-24" телеканалы хәбәр итә.

Җиңү проспектында чит ил маркалы машина барган җирдән тротуарга килеп кергән һәм койманы җимереп, берничә тапкыр әйләнеп капланган. Шушы вакытта җәяүле хатын-кыз иномаркага тапталган һәм алган тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән.

Автомобиль салонында манина йөртүченең хатыны белән баласы да булган. Хатын-кызның тәне бераз сыдырылган, ә баланы хастаханәгә озатканнар. Машина хуҗасы җитди имгәнүләр алмаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, иномарка йөртүчесе исерек булган.

 

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев