Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казандагы заводта өч ир-ат наркотиклар белән агуланган, шуларның икесе үлгән

Казандагы заводларының берсендә аңсыз хәлдәге өч ир-атны табып алганнар. «Татар-информ»га билгеле булганча, аларны иртәнге сменага эшкә килгән хезмәттәшләре күреп ала. Шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртканнар.

Килгән табиблар ике ир-атның үлемен терки, аларга 28 һәм 34 яшь. Тагын бер зыян күргән 28 яшьлек ирне хастаханәгә илткәннәр.

«Авыруның хәле тотрыклы рәвештә авыр, үз аңында, ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Агентлыкка килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, ир-атларның гәүдәләре янында синтетик наркотиклар тапканнар.

Чыганак :https://tatar-inform.tatar/news/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев