Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Күрше төбәктә балалар бакчасында ике сабыйны һәм бала караучыны атып үтергәннәр

Ульяновск өлкәсенең Вешкайма бистәсендә бүген билгесез ир-ат балалар бакчасына бәреп керә. Башта ул 35 яшьлек нянечка хатынны, аннары 2016 һәм 2017 елда туган ике баланы атып үтерә. Шуннан соң ир-ат үз-үзенә кул сала. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте

Ир-ат бакчага көндезге йокы вакытында килә. Ул нянечканың һәм йоклап яткан ике баланың гомерен өзә.

Ир-ат Иж-27 мылтыгыннан аткан. Оешманы беркем дә сакламаган. Ул бинага каршылыксыз узып кергән, диелә хәбәрдә.

Соңрак РИА Новости хәбәр иткәнчә, шулай итеп биредә дүрт кеше һәлак булган. 

Чыганак :https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев