Мамадыш районында Lexus LX-570 машинасы атны бәрдергән.
Барысы да M7 трассасының 934 нче километрында булды дип яза Kazanfirst. Фотолар буенча, татарстан (16/116) регионы номерлы кыйммәтле автомобиль каты зыян күргән: алгы тәрәзәсе ватылган, копоты һәм түбәсе изелгән/яньчелгән. Авария нәтиҗәсендә ат һәлак булган. Фотолар буенча күренгәнчә атның арбасы да, дирбиясе дә булмаган. Атның ничек юлда барлыкка килгәнен һәм аның хуҗасы кем икәне, хәзер ГИБДД хезмәткәрләре ачыклый.
Фото: https://kazanfirst.ru / whatsapp


Нет комментариев