Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Питрәч районында фаҗига: янгында гаилә һәлак булган

11 февраль иртәсендә Питрәч районының Яңа Шигали авылы янында «Заречье-2» бакчачылык ширкәтендәге шәхси йортларның берсендә янгын чыккан.

Татарстан Республикасында дүрт кеше һәлак булган янгынга бәйле «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Билгеле булганча, 11 февраль иртәсендә Питрәч районының Яңа Шигали авылы янында «Заречье-2» бакчачылык ширкәтендәге шәхси йортларның берсендә янгын чыккан. Янгында 53 яшьлек ир-ат, шулай ук өч бала – 12, 7 һәм 5 яшьлек кызлар һәлак булган. 35 яшьлек хатын-кыз һәм ике яшьлек малайны хастаханәгә салганнар. Хатын-кыз тәрәзәдән сикереп котылган.

Тикшерү эшләре алып барыла.

 

Татар-Информ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев