Төркиядә пешекче Россиядән килгән ике баланың өстенә кайнаган май түккән
Төркиянең бер кунакханәсендә Россиядән ике бала пешкән. Зыян күрүчеләрнең әтисе сүзләренә караганда, барысы да аш-су тамашасы барышында пешекче җибәргән хата аркасында. Аның улларына кайнаган май түгелгән, дип хәбәр итә “Говорит Москва”.
Сигез кеше, шул исәптән аның уллары-10 һәм 3,5 яшьлек бала җәрәһәтләнгән.
“Берсе 27% ка янды,2 һәм 3 дәрәҗә пешкән дип санала. Ул әлегә очыш кичерә алмый, икенче улының кулы һәм башы, тәне 16% янган», — дип сөйләгән малайларның әтисе.
Балаларның дәвалануына акчаны кунакханә администрациясе түләгән.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев