Яңа Зеландиядә мәчеткә һөҗүм итү вакытында үлүчеләр саны иллегә җиткән
Бу хәлләрне боевикларның берсе видеога төшергән һәм социаль челтәрдә трансляцияләгән.
Соңгы мәгълүматлар буенча Яңа Зеландиядә 50 кеше һәлак булган. Тагын 50гә якын кеше яраланган. Беренчел мәгълүматлар буенча һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында Россия кешеләре юк. Бу турыда “Известия” хәбәр итә.
Яңа Зеландия хакимияте мәчетләргә һөҗүмне теракт дип атады. Дүрт кеше – бер хатын-кыз һәм өч ир-ат тоткарланган.
- 15 мартта Яңа Зеландиянең Крайстчерч һәм Линвуд шәһәрләрендә ике мәчеткә һөҗүм иттеләр. Бу хәлләрне боевикларның берсе видеога төшергән һәм социаль челтәрдә трансляцияләгән.
Фото: скриншот видео
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев