Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Юл-транспорт һәлакәте аркасында республиканың Мамадыш районы юлы өлешчә ябылган

Юл-транспорт һәлакәтендә берничә машина бәрелешкән.

Казан-Чаллы юлында шаһитлар фура, грейдер һәм җиңел машина катнашындагы юл һәлакәтен видеога төшергәннәр. Бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.

Һәлакәт бүген иртән республиканың Мамадыш районында булган. Юлда буран булу аркасында ике чит ил машинасы, «Мерседес» фурасы һәм грейдер бәрелешкән. Һәлакәт аркасында юл хәрәкәте өлешчә чикләнгән. Хәзер хәрәкәт тулысынча ачылган.

 

Юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк, дип сөйләделәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

 

Фото: Руслан Гафиятуллин

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X