Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әдәби – тарихи квест үтте

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан белем бирү учреждениеләрендә җитди игътибар бирелә. 22 апрель көнне Сәләтле балалар мәктәбендә үткән тарихи-әдәби квест шул турыда сөйли.

Квест инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә "мавыктыргыч уен" дигән мәгънәне аңлата. Биредә районның һәр мәктәбеннән 5 сыйныфта укучы 2шәр укучы катнашты, Шәмәрдән лицее һәм Саба гимназиясеннән 3 укучы. Бәйге әдәби-музыкаль композиция белән башланды. Маҗаралы уенның максаты - төрле тукталышлар аша үтеп Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы биремнәр үтәү, сорауларга җавап бирү; бабалары үткән сугышчан юлдан үтү, әлеге чор турында белемнәрен ныгыту иде. Укучылар 7 тукталыш аша үтте: тукталышлар сугыш барышында аеруча көчле бәрелешләр булган шәһәрләр белән бәйле иде:
"Ленинград" тукталышында сугыш чоры балалары, Ленинград блокадасы вакытында балаларның күргән авырлыклары турында әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителде. Ул чор авырлыгын тасвирлап 7 сыйныф укучысы Мәликә Мотафина һәм 6А сыйныф укучысы Әдилә Мөбарәкшина һәм 4 сыйныф укучылары чыгыш ясады. Бу тукталыштан чыкканда һәркемнең дә күзендә яшь бөртекләре күренә иде.
"Сталинград" тукталышынта Бөек Ватан сугышы вакытындагы сугыш кораллары, сугыш геройлары, ул чор җитәкчеләре, тарихи фактлар буенча белемнәрен сынадылар.
"Сеавстополь" тукталышында укучыларга сугыш чоры җырлары, музыка уен кораллары белән танышу, сугыш чоры җырларын тыңлау насыйп булды.
"Брест" тукталышында укучылар үзләренең физик ныклыкларын күрсәтеп, разведчиклар булып уйнадылар; беренче ярдәм күрсәтү буенча белем һәм осталыкларын расладылар.
Бәйгенең иң катлаулысы, мөгаен "Минск" тукталышы булгандыр. Биредә укучыларга сугыш чорына бәйле барлык фактларны, саннарны, полководецлар, партизаннар хәрәкәте һ.б. темалар буенча барлык мәгълүматны хәтердә яңарту кирәк булды.
Сугыш барган вакытта да халык музыка, сәнгаьтән аерылмаган, чөнки иҗат итү аларны җиңүгә рухландырган, алга әйдәгән, "Киев" тукталышында укучылар моңа тагын бер кат инандылар. Биредә хореограф Миләүшә Насыйбуллина сугыш чорында иң киң танылган "биюен өйрәтте. Укучылар 10 минутлык мастер-класста әлеге биюнең төп элементларын өйрәнергә дә өлгерделәр.
Бәйгнең иң соңгы этабында командалар "Варшава" тукталышына җыйналдылар. Биредә алар 5 төрле темага проект эше эшләделәр һәм эшләрен барлык катнашучылар каршында якладылар. Бәйгене йомгаклап, Бөек Җиңү көнен тасвирлаган музыкаль күренеш тәкъдим ителде. 8 сыйныф укучысы Нәфкать Мөбарәкшин башкаруындагы "Җиңү җыры" беркемне дә битараф калдырмады. Әлеге уен, бәйге барышында яңгыраган җырлар, шигырләр; сугыш чоры, фронттагы һәм тылдагы тормыш, ул чор авырлыгы турында алган белемнәре укучыларның туган илгә, курку белмәс халкына хөрмәт хисен көчәйтте, тарих фәне буенча белемнәрен тулыландырды, дөньяга карашларын киңәйтте һәм , иң мөһиме, яңа дуслар табарга ярдәм итте. Бәйгедә катнашкан һәр укучыга да дипломнар тапшырылды.
Бәйге барышында тарих укытучылары өчен "Эзләнү эшен оештыру үзенчәлекләре" темасына семинар-практикум эшләде.

Айгөл Димөхәммәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X