Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гыйлем тырышлык белән килә

Сәләтле балалар мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Зилә Билалованың белемгә омтылышы, ныклы ихтыяр көче, максатчанлыгы һәм тырышлыгы - һәркем сокланырлык.

Татар халкының "Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә" дигән мәкале дә нәкъ шушы очрак өчен язылган кебек. Мәктәптә уку елларында Зилә төрле фән бәйгеләрендә катнаша, җиңүләр яулый. Соңгы елларда ул ныклап торып хокук фәне белән кызыксына башлый. Әлеге фән буенча уздырылган төрле дәрәҗәдәге интеллектуаль бәйгеләрдә үзен сынап карый. Шушы көннәрдә Зилә катнашкан олимпиадаларның нәтиҗәләре билгеле булды. Ә алар - көтелгәннән дә яхшырак.
Санкт-Петербург дәүләт университеты үткәргән хокук фәне буенча халыкара олимпиадада Россиянең 78 регионыннан һәм 9 чит илдән 59 мең укучы катнашкан. Бәйгенең йомгаклау этабына шуларның бары тик 7 меңе генә үтә. Әлеге бәйге нәтиҗәләре буенча Зилә 100 баллдан 73 балл җыеп, 2 дәрәҗә җиңүче дип билгеләнгән. Белемең булса, меңне генә түгел 59 меңне дә егарга була икән.
Ә икенче бәйге - дөньяда иң дәрәҗәле уку йорты М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты үткәргән хокук фәне буенча "Ломоносов" олимпиадасы. Зилә бу олимпиада да җиңүчеләр рәтендә. Һәм иң куанычлысы - әлеге җиңү аңа Мәскәү дәүләт университетының юридик белемнәр факультетына укырга керү өчен зур ташламалар бирә.
Айгөл Димөхәммәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев