КАЛӘМ АЛЫП КУЛГА...
Май - каләм ияләре өчен истәлекле ай. Беренчедән, табигатьнең иң ямьле- яз белән җәй тоташкан бу мәлендә һөнәри бәйрәмебезне билгеләп үтәбез, икенчедән, журналистлар арасында оста каләм ияләрен барлаучы "Бәллүр каләм", укучыларның республика "Алтын каләм" конкурслары да шушы айда үткәрелә. Соңгы елларда май аенда районыбызның яшь иҗатчыларын берләштергән "Серле каләм" бәйгесе...
Быелгы бәйгенең төп темасы: Г.Тукайның 125 еллыгы һәм яшьләр, балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Конкурсның төп инициаторы - район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә апрель, май айларында 60лап эш кабул ителгән. Әлбәттә, конкурста башка төрле темага иҗат ителгән язмалар да каралды. 35 яшькә кадәр катнашу хокукы булган бәйгегә нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр яшь үзенчеләкләре буенча билгеләнде.Һәм менә яшь каләм тибрәтүчеләр 27 май көнне Балалар иҗат үзәгендә әлеге бәйгегә йомгак ясау тантанасына җыелдылар.
И.Илфирова.
Н.Дәүләтов фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев