Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Килдебәк авылында яшәүче Бибикамал Шакировага 95 яшь тулды[+фото]

Узган шимбәдә Килдебәк авылында яшәүче Бибикамал Шакировага 95 яшь тулды.

Күркәм традиция буенча ветеранны олы юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, "Балкыш" үзәге директоры Рөстәм Равилин, авыл җирлеге вәкилләре, авылдашлары тәбрикләделәр, Россия Федерациясе Президенты В.Путинның Котлау хатын, бүләкләр тапшырдылар. Гомер бәйрәмендә үзен зурлап килгәннәренә юбиляр бик сөенде, олы хөрмәт күрсәткәннәргә чын күңелдән рәхмәт укыды. Бибикамал апа пенсия яшенә кадәр колхозда төрле эшләрдә эшләгән, тылда хезмәт куйганы өчен "За доблестный труд", күптөрле медальләр белән дә бүләкләгәннәр үзен. Тормыш иптәше, сугыш ветераны Мәүлет абый белән 6 кыз үстергәннәр. Бүгенге көндә Бибикамал апа кызы Ризидә гаиләсе тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев