Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Көзге муллык ярминкәгә күчте

«Көз килде – табын сый белән тулды», – дигән борынгылар. Быелгы уңышның муллыгын ярминкәдәге сәүдә рәтләренең байлыгы һәм төрлелеге ачык күрсәтә иде. Икенче елын ул «Аргамак» картодромы мәйданында үткәрелде.

   Елдагыча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, сәүдә оешмалары үзләре җитештергән товарларны, продукцияләрне сатып алучыларга мулдан тәкъдим иттеләр. Сабалыларның ярминкәне көтеп алулары иртәдән үк «Аргамак»ка сәүдә рәтләре янына ашыгуларыннан ачык чагыла иде. Чыннан да, җаның ни тели – шул бар иде биредә...Салам, печән төргәкләре төялгән «КамАЗ» машиналары озын рәт булып тезелеп, үз хуҗаларын көтсә, Лесхоз урман хуҗалыгыннан алып килгән ярылган һәм түгәрәк утынга ихтыяҗ зур булуын арбаларның тиз арада бушавы раслады. «Утынга дип кенә чыккан идем, өлгерми калдым», дип уфтанучылар да булды. Ярминкәдә икенче икмәк – бәрәңгене 18 сумнан тәкъдим иттеләр. «Бәрәңге уңышы гектарыннан 280 центнер тәшкил итте. Хуҗалыкта 43 гектарда «Бонус», «Ред леди», «Винета» сортлары игелә. Бүген 150 капчык «Невский» сортлы бәрәңге алып килдек. Шәхси хуҗалыкларда бәрәңге яхшы булганлыгы сизелә. Берничә капчык кына саттык», – ди «Саба» җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе агрономы Рамил Шәймарданов. Мал, тавык-чебеш асраучылар ашлык төялгән машиналар янына ашыкты. Ярминкәдә  борчак-15, солы-10, арпа-10, бодай 11 сумнан сатылды. «Һәр елны ярминкәдә катнашып киләбез. Бүген алты тонна ашлык алып килдек. Быел узган елдагыга караганда бәяләр түбәнрәк. Чөнки икмәк уңышы яхшырак булды. Һәрберсен дә алалар, бигрәк тә бодайга сорау зур. Техникасы булмаганнарның өйләренә дә илтеп бирергә туры килә», – ди «Юлбат» бригадасының склад мөдире Габдулла Фәтхуллин. Ашлык төялгән машиналардан халык чират торып үзенә кирәген сатып алды. Чананы җәйдән кайгырт дигәндәй, хәстәрле хуҗалар яз башында алыначак кош-кортларга азык запасын да бүгеннән әзерләп куйды. «Яз көне чеби алганда җайлырак, кесәгә сукмый торган була. Чеби бәясенә өстәп ашлыгын да алгач, кисәк гаилә бюджетында нык сизелә. Шуңа арпа, бодай белән алдан запасланып куям», – ди Хәниф Тимербаев. Ярминкәдә  фермер хуҗалыгында җитеш­те­релгән 270 килограммлы яңа суелган үгез итен 460-480 сум­нан чират торып алып бе­терделәр. Шулай ук каз итенең килограммы – 550, үрдәк – 450, тавык ите 250 сумнан сатылды. Товар ассортиментының зурлыгы һәркемнең теләген канәгатьләндерерлек иде. Умартачылык тармагы белән шөгыльләнүчеләр дә үз продукцияләрен берничә урында тәкьдим иттеләр. «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Елыш фермасы 16-20 килограммлы «Прекос» токымлы сарык бәрәннәре белән сәүдә итте. Гөмбә җыярга яратучылар Саба урман хуҗалыгында җитештерелгән төрле зурлыктагы кәрҗиннәр янына ашыкса, чәчәк яратучылар Югары Симеттән Җәүһәрия Шәйхелисламованың күпьеллык чәчәк үсентеләре һәм җиләк куаклары сату ноктасына ашыкты. «Каймак» авыл хуҗалыгы кооперативында җитештерелгән сөт продуктлары яныннан да сатып алучылар өзелмәде. «Ярминкәләрне көтеп алабыз. Сәүдә рәтләрен карарга 92 яшьлек әнием дә бик ярата. Гадәттә бергәләп йөри идек, бүген өйдә калды әле. Ел буена җитәрлек запаслар туплап калырга тырышабыз. Саны белән ит, 12 меңгә бер «КамАЗ» ярылмаган утын, яңа сауган сөт, башка тәм-томнар, бер машина әйберне өйгә озаттым инде. Ешрак булсын иде, бер очрашу, хәл-әхвәл белешү урыны да ул. Бик бай, җаның ни тели – шул бар», – ди Миләүшә Фатыйхова.  Ярминкәдән буш кул белән кайтучы булмагандыр: чөнки районыбызда җитештерелгән күп төрле кондитер ризыклары, яшелчәләрнең  ниндие генә юк иде. Күпләр ярминкәнең дәвамы булсын иде, дигән теләк белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев