Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өлкәннәргә - бүләк

27 апрель көнне районыбызның тыл һәм хезмәт ветераннары Казан шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында булып кайттылар.

Бөек Ватан сугышы елларында сабый гына булып, көчләреннән килгәнчә Җиңүгә зур өлеш керткән өлкән буын вәкилләре өчен әлеге очрашу чын мәгънәсендә зур бүләк булды. Өлкәннәребез Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Илдар Юзеев әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Гашыйклар тавы" спектаклен тамаша кыл­­дылар. "Әлеге сәфәребез бик күңелле, чордашлар очрашуы булып күңелдә калды. Ә спектакль күзләргә яшьләр китерде, кемнәрнедер яшьлек хатирәләренә кайтарды, ил өстенә килгән афәт - сугыш чорында туган илгә, халкыңа, сөйгән ярыңа булган мәхәббәт хисләре гәүдәләндерелде, тәэсирләр зур булды", - ди Сабадан Физия Шәйхетдинова. Эзмә авылыннан Харис Баһаветдинов: "Бик канәгать булып, рухларыбыз күтәрелеп, ял итеп кайттык. Өлкәннәр өчен мондый чаралар оештыручыларга барыбыз исеменнән дә зур рәхмәтемне белдерәм", - дип кичерешләре белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X