Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Югары Утар балалар йортында "1 май - Хезмәт һәм Яз бәйрәме "

Күп еллардан бирле " 1 май - Хезмәт һәм Яз бәйрәме " булып билгеләп үтелә. Әлбәттә, бу көнне юкка гына хезмәт бәйрәме димәгәннәр, чөнки бу бәйрәм җиткәнче һәрбер оешма үзенең биләмәсендә өмә ясый.

Хезмәт һәрвакытта да кеше тормышының нигезе булып тора. Шушы " 1 май- Хезмәт көне" уңаеннан Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән рәсемнәр ясадык, шигырьләр укыдык, мәкальләр өйрәндек. Шушы теманы дәвам итеп, 29 апрель көнне үзебезнең биләмәбездә өмә ясадык. Бу күмәк эштән, балалар да читтә калмады. Һәр бала бик тырышып эшлэде. Хезмәт эшчәнлеге белән балаларның гомуми үсеш дәрәҗәсе арта, хезмәт сөю, тапшырылган эшкә җаваплы карау кебек сыйфатлар өстенлек ала. Алар белән бергәләп эшләү, кирәк вакытта киңәш белән ярдәм итү, бала шәхесендә иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә.

Хезмәт тәрбиясе безнең балалар йортында тәрбияләнүче балаларга уңай тәэсирлэр бирә. Матурлык, чисталык аларның күңелләрендә яшәү дәртен арттыра.

Сиразиева Гөлчәчәк,

Тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев