Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар арасында йөзү ярышы үтте [фоторепортаж]

-Мәрьям, әйдә, йөз-йөз, әйдә... -Камил, бирешмә, бирешмә, тизрәк.... Узган җомгада Саба бассейны әнә шундый көч бирүләрдән яңгырап торды.

Район үзәгендәге балалар бакчала­ры­на йөрүчеләр арасында бассейн бе­рен­­челегенә үткәрелгән йөзү ярышларында 42 бала катнашты. "Бәләкәч" бакчасыннан ике команда куйганнар иде. Бу юкка гына булмады, "Бәләкәч"ләр 1нче һәм 2нче урыннарны беркемгә дә бирмәделәр. Сентябрьдән тәрбиячеләрнең нәниләрне "Водное поло"га алып барулары һәм әти-әниләрнең малай-кызлары белән бассейнга йөрүләре бушка китмәгән. Балалар берсе дә бассейн идәненнән аяклары белән этенеп йөзмәделәр, яхшы әзерлек күрсәттеләр. Өченче урынны "Шатлык" бакчасы балалары алды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев командаларны бүләкләгәндә йөзү спортында булачак чемпионнарның мәктәпкәчә учреждениеләрдә үк тәрбияләнүенә басым ясады. Чыннан да, хәзер Сабада мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр кечкенәдән спорт белән шөгыльләнәләр. Инде бакча балалары-призерлар беренче ме­дальләрен алдылар, дәвамын көтәсе генә калды. Бакча мөдирләре исә балаларның тырышлыгы аркасында спорт инвентарьлары алуга сертификатлы да булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев