Спорт мәйданчыгында беренче сыйныф укучыларының әтиләре ярышкан, әниләр актив җан аткан һәм музыкаль чыгышлар тәкъдим ителгән гаилә турниры уку елына яхшы кәеф бүләк итте.
Саба гимназиясенең спорт залында беренче сыйныф укучыларының әтиләре ярышты. Ә әниләр балалар белән иң актив җанатарлар булдылар.Уенчылар ял иткән арада аларга музыкаль чыгышлар тәкъдим ителде. Турнир чын мәгънәсендә гаилә бәйрәменә әверелде, ул беренче сыйныф укучыларын берләштерде, дуслаштырды һәм тулы уку елына җитәрлек яхшы кәеф бүләк итте.
Нет комментариев