Кызыңда эшләсәң дә килешү кирәк [фоторепортаж]
Узган җомгада Саба муниципаль районы башкарма комитетының халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе утырыштан соң кибетләргә чираттагы рейдка чыкты.
Бәйрәм алды булгач, сәүдә нокталарында халык шактый иде. Гыйнвар-февраль айларында көнгә бер-ике товардан артык җибәрә алмаган сатучыларның да күңеле күтәрелеп киткән. Ни әйтсәң дә, күбесеннән, безгә сатудан түлиләр, дигән сүз ишетәсең. Монысын яшермиләр. Ә менә "Хезмәт хакларын ничек түлиләр?" дигән сорауга күбесе бик ачылып китәргә теләми. Эшләгәннең бер өлешен конвертларда алучылар бу хакта дәшми калу ягын карый. Хезмәт хакын бу рәвешле түләүнең салымнардан качу икәнлеген аңлатып торырга кирәкмидер. Нәтиҗәдә бюджетка тиешле күләмдә салым керми. Мондый хезмәт хакыннан пенсия фондына түләүләр күчерелми, ягъни эшмәкәр күпмедер керемен экономияли. Күрше районнан килеп "Илфани" сәүдә комплексында мебель салоны ачкан сәүдәгәр дә комиссия әгъзаларына Сабаның үзеннән сатучы тотмыйча гына эшләүче итеп күрсәтергә тырышты. "Менә договор, менә кеше",- диде ул салонга товар китерүче хатын-кызга күрсәтеп. Әмма аның күрше районнан көн саен килеп кибеттә сатучы булып утыруы комиссия әгъзаларын ышандырмады. Гомумән, салонда сатучы булып башка кешенең эшләвен аның исем-фамилиясе язылган табличка да раслый. Әгәр аның белән хезмәт килешүе рәсмиләштерелсә, барысы да тәртиптә булыр иде.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев