Рамазан бәйрәмен каршыладык
Узган шимбәдә Ислам дөньясында иң олуг бәйрәмебез - Ураза бәйрәмен каршыладык. Бу көнне һәр мөэмин-мөселман чистарынып, пакьләнеп, бәйрәм киемнәре киеп, таң белән мәчеткә юнәлде. 24 июнь көнне районыбызның һәр мәчетендә гает намазлары укылды. Саба җәмигъ мәчетенә дә җәмәгать иртәнге намаз вакыты кергәнче җыела башлады.Мәчеткә килүчеләрнең дә ул көнне йөзләреннән канәгатьлек...
Узган шимбәдә Ислам дөньясында иң олуг бәйрәмебез - Ураза бәйрәмен каршыладык. Бу көнне һәр мөэмин-мөселман чистарынып, пакьләнеп, бәйрәм киемнәре киеп, таң белән мәчеткә юнәлде. 24 июнь көнне районыбызның һәр мәчетендә гает намазлары укылды.
Саба җәмигъ мәчетенә дә җәмәгать иртәнге намаз вакыты кергәнче җыела башлады.Мәчеткә килүчеләрнең дә ул көнне йөзләреннән канәгатьлек хисе бөркелде, дин кардәшләр бер-берсенә ихлас тәбрикләүләрен җиткерделәр.Һәркем дә Аллаһ кушкан фарыз гамәлне- уразаны тиешенчә тота алганына, мәчетләргә Тәравих намазларына йөри алганнарына шөкер итеп, эчтән бер канәгатьләнү хисләре кичергәндер бу мәлдә. Рамазан ае һәркемгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде. Рамазан ае ураза тотучыларга көндезләрен ашау-эчүдән генә тыелу түгел, начар гамәлләрдән котылу, холыкны яхшырту һәм гөнаһлардан арыну өчен дә зур мөмкинлек бирде.
Саба җәмигъ мәчетендә үткән бәйрәм намазы алдыннан хәзрәтләребез ураза ае фазыйләтләре, дин, иман, яшәү мәгънәсе турында вәгазьләр сөйләделәр. Мәчеттә 1 ай дәвамында Тәравих намазы укыткан Коръән хафиз, төркияле- Бәһретдин хәзрәте Коръән аятьләре укып, җәмәгать белән дога кылынды. Бәйрәм намазы укылгач, дин кардәшләр мәчет янындагы бакчага юнәлделәр. Биредә җәмәгать өчен зур казанда пылау әзерләнгән иде. Гомумән, бу ялларда күп йортларда Коръән ашлары узды, халык кунакка йөреште.
Мәсәлән, Чәбки Саба авылында Рамазан гаете көнне ел саен эшмәкәр Рәис Хәсәнов җәмәгате Резеда ханым белән үзенең әби-бабалары нигезендә зур бәйрәм үткәрә икән. Урамда әзерләнгән табын артына туган-тумача гына түгел, бөтен авыл халкы чакырыла. Быел да бәйрәм чарасында иң элек Коръән сүрәләре укып, әрвахлар рухына дога кылганнар. Бәйрәмгә дип махсус Түбән Кама, Казан, Теләче якларыннан кайтучылар да булган. Аннары учакта пешкән тәмле пылаудан авыз иткәннәр, чәй табыны артында хәл-әхвәл белешеп, хатирәләрне яңартканнар. «Мондый чараны оештырган өчен Рәис белән Резедага рәхмәттән башка сүз юк, алга таба да эшләре гөрләп барсын иде», -диләр рәхмәтле мәҗлес кунаклары (фотода)
Шәмәрдәндә исә Рамазан гаете көнне балалар өчен «Ураза бәйрәме» дигән күңелле чара уздырылган. Мәдәният йорты артындагы мәйданда сабыйлар өчен милли уеннар оештырылган, һәркемгә тәм-томнар, төсле шарлар таратылган. Чараны республикада хәләл мәҗлесләр оештыручы буларак танылган шоу-мен Гамил Нур бик күңелле, эчтәлекле, дини төсмерләр белән алып барган. Бу бәйрәмне Шәмәрдәндәге бер кибет хуҗасы Энҗе Галимова, әнисе Алсу ханым (ул Америкада яши, Шәмәрдәнгә җәй көне генә кайта) инде берничә ел рәттән оештыралар икән. Иганәчеләрен дә үзләре табалар, Рамазан бәйрәмен олылап, нәниләрне шатландырып, ел да шундый саваплы гамәл башкаралар.
Шулай итеп, дин әһелләребез әйтүенчә, Рамазан аенда җыйган рухи көч ел дәвамында изге гамәлләрдә дәвам итсен, һәркемне изгелеккә, өммәтебез өчен файдалы булган эшләргә чакырып торсын, киләсе Рамазан айларын да исәнлектә-саулыкта каршыларга язсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев