Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада яшәүче София Фазылҗанова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Путин Котлавын алды

14 мартта Сабада яшәүче София Фазылҗанова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Путин Котлавын да алды. София апа Эзмә авылында туып-үскән. Сугыш елларында Иләбәр МТСында тракторда эшли. "Шул чорларны искә алам да, бүгенге мул тормышка сөенеп туя алмыйм. Җиңү өчен дип, илләр тыныч булсын дип, и тырыштык инде. Шуңа да бүген рәхәттә...

14 мартта Сабада яшәүче София Фазылҗанова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Путин Котлавын да алды. София апа Эзмә авылында туып-үскән. Сугыш елларында Иләбәр МТСында тракторда эшли. "Шул чорларны искә алам да, бүгенге мул тормышка сөенеп туя алмыйм. Җиңү өчен дип, илләр тыныч булсын дип, и тырыштык инде. Шуңа да бүген рәхәттә яшибез", - дип үткәннәрен искә ала юбиляр.

Тормыш иптәше Миңнехан абый да Эзмәдән, аның белән бәхет эзләп, ерак Себер якларына чыгып китсәләр дә, туган як барыбер үзенә тарта. Башта Лениногорск, аннары Азнакай шәһәренә кайтып төпләнәләр. Миңнехан абый инде гүр иясе, София апа бүгенге көндә кызы Альфира гаиләсендә бәхетле картлык кичерә. Балалар, оныклар һәм оныкчыклар игелеге тоеп яши. Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин һәм Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев