Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төбәк авылындагы янгын маллар үлеменә китерде

Кышкы ягу сезоны башлану белән янгын чыгу куркынычы нык арта. Шуңа мисал булып, 9 ноябрьдә төнлә Төбәк авылындагы хуҗалыкларның берсендә сарай яна башлый.

Янгын частена хәбәр төнге 2 сәгать 17 минутта алына. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче Олы Кибәче авыл җирлегендәге ут сүндерү машинасы афәткә каршы көрәшә. Уртак тырышлык белән йорт саклап калына. Хуҗалыкка гараж, мунча, сарай янудан зур зыян килә, сыер һәм ике бозауны коткарып калып булмый. Янгынның сәбәпләре ачыклана, ут сарайдагы мичкә якканда куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәүдән чыккан дип фаразлана.

Әлеге күңелсез хәл кышкын чорда ягу мичләренең төзеклеген һәрдаим карап торырга, вентиляция каналларын төтен чыгу юлы урынына файдаланмаска, тузган электр чыбыкларын вакытында алыштырырга кирәклеге турында сөйли.

Шулай ук авыл җирлекләрендә ирекле янгын сүндерү дружиналары карамагындагы су тутырылган техниканы җылытылган гаражларда тоту, аларның гадәттән тыш хәлгә оператив әзерлеген тәэмин итү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев