Саба таңнары

Сабинский район

Кичә, бүген, иртәгә

Укытучылар ярыша

Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында баскетбол уены буенча укытучылар арасында район беренчелеге үтте.

Әлеге ярышка үз зоналарында 1нче һәм 2нче урыннарны яулаган 8 команда (Олы Шыңар, Тимершык, Шәмәрдән, Курсабаш, Килдебәк, Сатыш, Икшермә, Саба кадет-интернат мәктәпләре) чакырылды.

Һәр команда җиңү өчен тырышты, үз мәктәбе данын яклады. Уен нәтиҗәләре исә түбәндәгечә булды: I урын - Тимершык урта мәктәбе, II урын - Саба кадет-интернат мәктәбе, III урын - Икшермә урта мәктәбе командалары. Шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында иң яхшы уенчыларда билгеләнде. Ир-атлардан Илдар Гарәфиев (Икшермә), Нияз Галимов (Килдебәк) һәм Альберт Биктимеровка (Тимершык), ә хатын-кызлардан Гөлшат Петровага тиңнәр булмады. Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге җитәкчесе З.Таҗиева җиңүче командаларга Дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев