1 май бәйрәме белән!
Кичә, бүген, иртәгә

1 май бәйрәме белән!

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән эчкерсез күңелдән котлыйбыз. Майның беренче көне – һәркемнең яраткан бәйрәм һәм тырыш хезмәткә хөрмәт символы. Саба ягы хезмәт яратучы, талантлы кешеләргә бай. Районыбызның социаль-икътисади үсеш темпы – бердәм эшебез нәтиҗәсе. Бердәмлек ныклы булганлыктан, районыбыз елдан-ел төзекләнә, матурлана, ямьләнә. Бәйрәм уңаеннан олы рәхмәтебезне икътисадка нык­лы нигез салган ветераннарга, хәзерге вакытта район өчен тырышлык куючыларга җиткерәбез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, һәр йортта уңышлар телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.


Нет комментариев