Саба таңнары

Сабинский район

18+
Кичә, бүген, иртәгә

24 июль "Саба таңнары" лотерея уйната

Хөрмәтле укучыларыбыз, 2015 елның икенче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылучылар арасында лотерея уены үткәрүнең төгәл датасы билгеле булды.


Традицион бәйрәм чарасы 24 июль - җомга көнне 14 сәгатьтә Балалар иҗат үзәге бинасы каршында, җыр-музыка белән аралаштырып, үткәреләчәк. Төп спонсорыбыз - "Ильфани" сәүдә үзәге әзерләгән призлар булачак ияләрен көтә. Лотерея уенында оту, бәхетен сынап карау теләге белән 300гә якын кеше газетага язылганлыкка квитанцияләрне редакциягә китерде инде. Кемнәр өлгермәгән - аларны әле 23 июльдә дә кабул итәчәкбез. Лотерея уйнатасы көндә квитанцияләр алу туктатыла. Шуңа күрә ашыгыгыз, "Саба таңнары"на язылуны матур мизгелләре белән истә калдырыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев