Алмалы сөт
Әниемә бер кызык
Ясыйм әле дидем дә,
Бер чиләк алма җыеп,
Чыктым капка төбенә.
Утырып яшел чирәмгә
Алма турый башладым.
Кызарып пешкән җирләрен
Рәхәтләнеп ашадым.
Турый торгач, алмалар
Тау кадәр өелделәр.
Уңганлыгымны күреп,
Күршеләр сөенделәр.
Нишләтергә алманы дип,
Тора аптырап әни.
Мин никтер гаҗәпләнмәдем,
Ис китмәде әллә ни.
Күрше әбинең кәҗәсен
Сыйладым алма белән.
Шатланды инде әбием,
Әллә кайлардан сизәм.
Кичке якта әбекәем
Сөт керткән бер тустаган.
Эшләп ашагачтын сөт тә
Тәмле хәтта алмадан.
Нет комментариев