“Алтын каләм – Золотое перо - 2016”  ХXI Республика фестивалендә Гөлгенә III  дәрәҗәдәге дипломга  лаек булды
Кичә, бүген, иртәгә

“Алтын каләм – Золотое перо - 2016” ХXI Республика фестивалендә Гөлгенә III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды

27 июнь - 1 июль көннәрендә "Алтын каләм - Золотое перо - 2016" ХXI Республика фестивале үтте.

Журналистиканың татар, рус матбугаты, радио - телевидение , PR, дизайн өлкәләрендә Татарстан Республикасының 25 районыннан килгән укучы көч сынашты. Әлеге бәйгедә Завод-Нырты урта гомумбелем бирү мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Гөлгенә Вәлиева да катнашты. Күп көч, тырышлык таләп иткән бәйгедә Гөлгенә III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Җитәкчесе - Хафизова Р.Х. Гөлгенәгә алга таба да иҗади уңышлар телибез.


Нет комментариев