Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бөек исем саклансын

Бала тапкач, һәрбер ана Бәхетле тоя үзен. Балам сәламәтме диеп, Башлый беренче сүзен. "Әй, балам-балакаем, Мәхәббәт җимешем син. Син - бәхетем, куанычым, Синең өчен яшим мин",- Дип сабыен кулга алып Күкрәк сөтен имезә. Бу мизгелдә әни кеше Бәхет күлендә йөзә. Анага сабыеннан да Кадерле һичкем дә юк. Бала гына исән...

Бала тапкач, һәрбер ана
Бәхетле тоя үзен.
Балам сәламәтме диеп,
Башлый беренче сүзен.
"Әй, балам-балакаем,
Мәхәббәт җимешем син.
Син - бәхетем, куанычым,
Синең өчен яшим мин",-
Дип сабыен кулга алып
Күкрәк сөтен имезә.
Бу мизгелдә әни кеше
Бәхет күлендә йөзә.
Анага сабыеннан да
Кадерле һичкем дә юк.
Бала гына исән булсын,
Үзе ач калса да - тук.
Ана гомерен ахыргача
Багышлый баласына.
Куенына сыендыра,
Саклый күз карасыдай.
Ничә баласы булса да,
Ана куены иркен, киң.
Ана баласы хакына
Гомерен бирергә мөмкин.
Ана булу бәхетеннән
Беркем мәхрүм калмасын.
"Ана" дигән бөек исем
Мәңге-мәңге саклансын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев